Татарстанда «Лада» юл читенә төшеп киткән, имгәнүчеләр бар
Авария якты вакытта булган.
Татарстанда "Лада" белән булган авариядә 4 кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га аварияне күрүчеләр хәбәр иткән.
9 апрельдә Мөлим районының Югары Табын авылы янында руленә 20 яшьлек машина йөртүче утырган автомобиль юл читенә чыгып очкан.
Машина йөртүче һәм аның 20, 17, 18 яшьлек пассажирлары төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа