Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагын ачыклады

Рейд трактор йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән.

16 августта Әлмәт автоинспекторлары трактор йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» рейды үткәрде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 80 транспорт чарасы тикшерелгән һәм 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның икесе трактор йөртүчеләргә кагыла, ике очракта да  техник караулары булмаган.

Йөк һәм җиңел автомобильләрнең 13 йөртүчесенә карата материаллар төзелгән: 5се – куркынычсызлык каешын бәйләмәгән өчен, 5се – тонировка өчен, берешәр номерсыз йөргән өчен, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, полиция хезмәткәренең туктау турындагы таләпләрен үтәмәгән өчен.

 

Фото: Әлмәт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса