Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 18 очрагын ачыклаган

Рейд аек булмаган шоферларны ачыклауга юнәлдерелгән.

14 августта Әлмәт автоинспекторлары аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» рейды үткәрде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 267 транспорт чарасы тикшерелгән һәм 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган: 15 – куркынычсызлык каешын бәйләмәгән өчен, 2 – тонировка өчен, 1 – баланы балалар креслосысыз йөрткән өчен.

 

Фото: Әлмәт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса