Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагын ачыклаган

Әлеге операция барышында 85 автомобиль тикшерелгән.

12 октябрьдә Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» дигән профилактик чара үткәрделәр. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 85 автомобиль тикшерелде һәм 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды: 9 – куркынычсызлык каешын бәйләмәгән өчен, 2 – тонировкаланган пыяла өчен, 1 – баланы балалар креслосыннан башка йөрткән өчен, 1 пассажир каеш эләктеремәгән өчен рәсмиләштерелде, тагын бер машина махсус тукталышка куелды, аның шоферы машина йөртү таныклыгы булмаган килеш машина йөртә. Шулай ук бер шофер исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.

 

Фото: дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса