Әлмәт районында автобус тимер юл кичүендә кран белән бәрелешкән
Авария нәтиҗәсендә автобус пассажиры зыян күрә.
Бүген, 17 октябрьдә, Татарстан Республикасының Әлмәт районында тимер юл кичүендә юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Шаһитлар сүзләренчә, салондагы пассажирлар белән «ГАЗ» автобусы тимер юл буенча хәрәкәт итүче ремонт-тергезелеш краны белән бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә автобус пассажиры зыян күрә. Автобуста барлыгы 3 пассажир булганлыгы билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа