Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» профилактик акциясенә йомгак ясадылар

Әлеге операция барышында 163 шофер тикшерелгән.

16 октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «ТОННЕЛЬ» машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.

Әлеге операция барышында 163 шофер тикшерелгән һәм 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүченең машина йөртү таныклыгы булмаган, 7се куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, шулай ук 3 пассажирның куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса