Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә тәүлек буе эшли торган 38 берәмлек техника әзерләнгән

Юлларны эшкәртү өчен 5000 тоннага якын реагент әзерләнгән.

 

«ГУАД» МУП автотранспорт цехында 96 берәмлек техника исәпләнә. Алар арасында: асфальт салгычлар, юл тигезләгечләр, юл фрезасы, автогрейдерлар, тракторлар һәм минитракторлар, төягечләр һәм мини төягечләр, КамАЗлар.

Кыш көне шәһәрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, автопаркта тәүлек буе эшли торган 38 берәмлек техника әзерләгән.

Моннан тыш, юлларны эшкәртү өчен 5000 тоннага якын реагент әзерләнгән.

Шәһәрне карап тотуга бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен диспетчерлык хезмәте эше оештырылган.

8-987-221-40-41 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса