Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан
Хатын-кыз алган яралардан ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан һәм бу хатын-кыз үлгән. Бу хакта Чаллы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте 19 июньдә кичке сәгать унынчы яртыда Муса Җәлил проспектында килеп чыккан. “Шкода Октавиа”ның 43 яшьлек йөртүчесе автостанция тирәсендә светофорның кызыл утына чыгып, “зебра”дан чыгып баручы 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң, ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып киткән һәм ике автомобиль — “Рено Сандеро” һәм “Судзуки СХ4” белән бәрелешкән.
Хатын-кыз алган яралардан ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Ачыкланганча, “Шкода Октавиа” руле артында утырган ир-ат исерек булган һәм ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. Ир-ат тоткарланган. Аңа карата бер юлы ике эш - административ һәм җинаять эше кузгатылган.
Юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләрне таптатулар еш булган урында – хакимият җир асты юлы төзергә җыенган җирдә килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа