“Мирас” спорт комплексында акватлон буенча Әлмәт районы беренчелеге узды
20 декабрьдә узган беренчелектә 2007-2012 елларда туган 76 спортчы көч сынашты.
Ярышларда футбол буенча спорт мәктәбенең триатлон бүлегендә һәм “Мирас”ның спорт-сәламәтләндерү төркемнәрендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Тренерлары - Василий Васильев.
Чара ахырында җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Барлык катнашучыларга да Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа