Татарстан мөфтие Эльбрус тавына республика флагын алып менде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, Эльбрус тавына - 4460 метр биеклеккә күтәрелде. Биредә ул Татарстан флагын тотып истәлеккә фотога төште.
«Бу көннәрдә мин Россия джитсерларының кышкы спорт җыеннарында. Көненә икешәр тапкыр күнекмәләр үткәрәбез, джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев белән бергә сугышчан осталыкны камилләштерәбез. Шулай ук Эльбрус тавына 4460 метр биеклеккә күтәрелдем», - дип белдерде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.
Шул ук вакытта Камил хәзрәт, «4460 метр — бу кышкы чорда күтәрелешнең максималь дәрәҗәсе», дип ачыклык кертте.
Эльбрус биеклеге — 5642 метр, бу — Европа белән Азия арасындагы чикне Төп Кавказ сырты буенча яки көньяктан үткәргәндә, Россиянең һәм Европаның иң биек өслеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа