Әлмәтнең хоккей командасы җиңү яулады
“Нефтяник” хоккей командасы үз бозында Санкт-Петербургтан “СКА-Нева” командасы белән очрашты.
Көндәш команданың капкасына беренче шайбаны “Нефтяник”тан Данил Гизатуллин кертте. “СКА-Нева”капкасына икенчесен Ленар Мансуров кертсә, өченчесен Максим Салахов кертте.
Тик шуннан соң гына, бер уенчыга күбрәк булган “СКА-Нева” җиңүгә бер адым ясады,әмма шунда ук кунаклар капкасына дүртенче шайба керде. “Нефтяник”ка җиңүне Ленар Мансуров китерде.
4:1 исәбе белән “Нефтяник” җиңде. Аның җиде матчлы өй сериясе ахырына якынлашты. Хәзер безнең команда Төмән – Ханты-Мансийск – Красногорск – Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа