Әлмәт спортчысы “Россиянең махсус Олимпиадасы”нда җиңде
Казан шәһәрендә 3-8 февраль көннәрендә 8 нче төр мәктәп балалары өчен “Россиянең махсус Олимпиадасы” дигән чаңгы ярышлары уза.
Әлеге ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән бик күп спортчылар катнашты. Тау чаңгысы спорт төре буенча безнең шәһәрне 2003 елда туган спортчы Осина Тамара спортчы тәкъдим итте.
Тамара 5 февральдә 1 урынны яулады, 6 февральдә 3 урынны алды.⠀
Спортчының тренеры Сөнгатова Гөлнур Нәгыймулла кызы.
Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа