Әлмәттә авылда яшәүчеләрнең 52нче Спартакиадасының шахмат-шашка ярышы нәтиҗәләре
21 февральдә шахмат мәктәбендә спартакиада кысаларында шахмат һәм шашка буенча турнир узды.
Авыл җирлекләреннән 100 дән артык спортчы катнашты.
Шахмат буенча ярышларда 1 нче урынны Кичуй авылы командасы яулады, 2 нче урында Яңа Нәдер, 3 нче урында Габдрахман авылы командасы.
Шахмат буенча ярышта габдрахманлылар җиңү яулады, 2 нче урында Миңлебай авылы командасы, 3 нче урында Кичуй авылы командасы.
Барлык җиңүчеләр 6 март көнне бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа