Әлмәт спортчылары грек-рим көрәшендә көмеш медаль яулады
Олимпия резервының спорт мәктәбе көрәшчеләре 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә ике көмеш медаль яуладылар.
Ярышлар Саранск шәһәрендә 26-28 февральдә узды.
Хаҗиев Рамазан һәм Надежин Сергей мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелделәр һәм Әлмәт көрәшчеләре әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат исбатладылар.
Егетләр грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукын яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа