Әлмәт районында һәвәскәр хоккей уйнаучылар арасында иң көчлеләр ачыкланды
Якшәмбе көнне, 21 мартта, Әлмәтнең “Спутник” боз сараенда бердәм эшче хоккей лигасының авыл дивизионы ярышлары тәмамланды.
Быел стартка Әлмәт районы авылларыннан 10 ир-ат командасы чыкты. Аларның дүртесе арасында йомгаклау көнендә барлык бүләк комплектлары уйнатылды.
Өченче урын өчен матчта Габдрахманның «Ялкын» һәм «Строитель» (Колшәрип авылы) уйнады. 5:1 исәбе белән Колшәрип спортчылары җиңү яулады.
Бишмунчаның «Радуга» һәм Яңа Кәшернең«Маяк» командалары арасындагы матчтан соң таблода 9:12 нәтиҗәсе күренде.
«Маяк» дивизионның иң көчле командасы булып танылды
Җиңүчеләрне һәм призерларны йомгаклау тантанасында «Нефтяник» хоккей клубының башкарма директоры Рөстәм Гатин һәм 1994 елгы Россия Ачык чемпионаты чемпионы һәм 2000 елгы Югары лига чемпионы «Нефтяник» командасы җитәкчесе Игорь Фадеев котлады.
Үз амплуасында иң яхшы уенчыларга Илнур Шәйхетдиновка “Салават күпере” , “Маяк” командасыннан Рамил Зыятдиновка, “Строитель”дән Ринат Галимовка индивидуаль бүләкләр – дипломнар һәм статуэткалар тапшырылды.
Фото: "Нефтяник" хоккей командасы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа