Әлмәтнең нәни гимнасткалары Мәскәүдән җиңү белән кайтты
Турнирның чакырылган кунаклары арасында Олимпия чемпионы Евгения Канаева һәм Россия җыелма командасы тренеры Ирина Александровна Винер-Усманова булган.
4 апрельдә шәһәрнең «Афина» клубында шөгыльләнүчеләр Олимпия чемпионы Ксения Дудкина призына нәфис гимнастика буенча «Звездный Старт» ачык турнирында катнаштылар.
Туринирда “Afrodita” командасы 1 нче урынны яулады. Шулай ук нәни спортсменнар шәхси зачетта да призлы урыннар яулады.
Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа