Әлмәттә пляж волейболы буенча җәйге сезон ачылды
23 майда Татарстан нефтьнең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында катнаш парлар арасында пляж волейболы буенча җәйге сезон ачылды.
Эссе һава торышы һәм көчле җил чын волейболчыларга призлы урыннар өчен көрәштә үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә комачауламады. 2 уенда җиңелгән уенчылар уеннан төшеп калды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын-Камзина Кира һәм Поликарпов Николай ( Бөгелмә шәһәре).
2 урын-Николаева Виктория һәм Николаев Виталий (Әлмәт шәһәре).
3 урын-Абдуназарова Адилә һәм Пахомов Павел (Әлмәт шәһәре).
4 урын-Галәүва Җәмилә һәм Касимов Дмитрий (Чистай шәһәре).
Ярышлар тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа