Әлмәтнең яшь боксчысы бөтенроссия турнирында җиңү яулады
Ярыш Оренбург, Төмән, Самара өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан спортчылар җыйды.
Әлмәт спортчысы Артем Бормотов бокс буенча «Б»классында Бөтенроссия турнирында беренче урынны алды. Шулай итеп, яшь спортчы Россиянең спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Яшүсмер тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Ярышлар 17-21 август көннәрендә Соль-Илецк шәһәрендә узды. Турнир халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны И.С. Шишкин истәлегенә багышлана.
Турнирда Оренбург, Төмән, Самара өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан 120 спортчы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа