"Яшел фитнес"ның бу атнага тренировкалар расписаниесе билгеле
"Яшел фитнес" үзенең бушлай тренировкаларына чакыра.
Тренировкага эләгү өчен zelfi.ru сайтында теркәлү мөһим.
Дүшәмбе, 30 август көнне 09:00 сәгатьтә шәһәр паркында Рамия Чирскова аэробика үткәрәчәк.
Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә пляжда Гөлшат Мешанина аэробика үткәрәчәк.
31 августта "Сәламәтлек" паркында 06:30 сәгатьтә Нил Тахауов җитәкчелегендә йога.
10:00 сәгатьтә Васил Әшрәфҗанов җитәкчелегендә пляжда брейк-данс узачак.
1 сентябрь көнне 09:00 сәгатьтә шәһәр паркында функциональ тренировка (Рамия Чирскова).
18:00 сәгатьтә функциональ тренировка пляжда узачак. (Ксения Ашрафзянова)
2 сентябрьдә 06:30 сәгатьтә "Сәламәтлек" паркында Нил Тахауов йога уздырачак.
10:00 сәгатьтә "Сәламәтлек" паркында "Әни+бала№ тренировкасын Ксения Ашрафзянова уздырачак.
3 сентябрь көнне 07:30 сәгатьтә Анджелла Шәйхетдинова "Сәламәтлек" паркында пилатес уздырачак, 18:00 сәгатьтә пляжда аэробика булачак (Гульшат Мешанина)
4 нче сентябрь көнне 09:00 сәгатьтә Рөстәм Масалимов шарлавыклы буаларда йөгерү тренировкасы уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа