Әлмәттә стритбол буенча ачык турнир узды
5 сентябрь көнне шәһәр паркында Әлмәт стритбол Лигасы Нефтьчеләр көненә багышланган ачык турнир уздырды.
Ярышларда дүрт команда - 2005-2008 елгы үсмерләр катнашты.
Чара вакытында спортчыларның әзерлек дәрәҗәсе яхшы икәне күренде. Уеннар уңай һәм дустанә атмосферада үтте.
Җиңүне Әлмәттән "Кизимки" командасы яулады. 2 нче урында "Мирас" (Әлмәт шәһәре), 3 нче урында Актаныштан "Ак бүре", 4 нче урында Әлмәттән "Девон" командалары.
Барлык катнашучылар да чараның спонсорыннан - шәһәр паркыннан сертификат алдылар һәм пицца белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа