Россия җыелма командасының элеккеге футболчылары Әлмәткә киләчәк
Россия футбол берлеге Татарстан республикасы буенча «Безнең егетләр» автойөрешен оештыра.
5 көн эчендә команданың элекке футболчылары Динияр Билалетдинов, Руслан Пименов, Дмитрий Сычев һәм Дмитрий Хлестов белән Россия җыелма командасы автобусы республиканың 6 шәһәрен йөреп чыгачак һәм балалар өчен «Футбол дәресләре» үткәрәчәк. Уенчылар Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай һәм Казанда булачак.
Футболчылар безнең шәһәргә 5 октябрьдә киләчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа