Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өч яшь әлмәтле теннис буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен алды

Балаларны бу казаныш белән «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Әлмәт Теннис федерациясе президенты Виктор Смыков котладылар.

Нормативны Гадел Гарифуллина, Кәрим Газизов һәм Тимурпулат Бабаджанов башкара алды. Рөстәм Нәбиулла улы билгеләп үткәнчә, спортчыларның уңышы «Татнефть» төзегән менә дигән спорт базасында һәм федерация һәм тренерлар составының сыйфатлы эшендә чагыла, бу хакта «Нефть хәбәрләре»газетасы хәбәр итә.

Моннан тыш, нефтьчеләр кураторлык иткән теннис Татарстанның көньяк-көнчыгышында үз йогынтысын киңәйтә – нефть башкаласына төбәкнең башка шәһәрләре дә кушыла.


Яшь теннисчыларга спорт мастерлыгына кандидатларның күкрәк билгеләре, дипломнар һәм спорт инвентаре алу өчен сертификатлар тапшырылды. 2021 елда  тагын сигез малай һәм кыз беренче разрядка, дүртесе – икенче разрядка, ә өч спортчы өченче разрядка ия булды. Федерация тренерлары да бүләксез калмады.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса