Әлмәт спортчысы Ксения Скворцова юниорлар арасында кышкы триатлон буенча дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулады
Әлмәт спортчысы Семен Закутин (Саратов өлкәсе) белән бергә эстафетада икенче урынны яулады.
Менә инде икенче ел Андорра үзендә триатлон буенча ITU (International Triathlon Union) дөнья чемпионатын кабул итә.
Ярышлар Andorra Multisport Festival кысаларында уза, үз эченә 5 спорт вакыйгасын ала.
Ксения Россия җыелма командасы составында 2.2 км +велосипед 3 км + чаңгы 3.1 км дистанцияне бик яхшы узды һәм финишка икенче килде!
Ксениягә 16 яшь, ул шәһәрнең "Менеджер" мәктәбендә укый, "Мирас"та Василий Николаевич Васильев җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа