Әлмәттә «INDOOR TRIATLON» триатлон ярышлары узды
Мондый форматтагы ярышлар инде традициягә әйләнде һәм популярлаша бара.
19 февральдә «Мирас» спорткомплексында «INDOOR TRIATLON»триатлон буенча ярышлар узды.
Финишка кадәр катнашучыларга бассейнда 300 м йөзәргә, 8 км велотренажерда узарга һәм 2 км йөгерергә кирәк иде.
Аларның һәркайсы яхшы спорт әзерлеге белән генә чикләнмичә, яхшы нәтиҗәләр дә күрсәтте.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында Еромасова Надежда, Динә Хөсәенова, Марина Данилова призлы урыннар алдылар. Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Әнүзәр Юнысов, Альберт Исхаков, Александр Егоров күрсәттеләр.
Финишта барлык катнашучыларга истәлекле футболкалар тапшырылды.
Триатлон елдан-ел популярлаша бара һәм Әлмәт шәһәренең йөзү федерациясе президенты Ренат Ногайбәков һәм районның физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән шәһәрдә үсә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа