Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстанда дан казанган әлмәтле вафат

2021 елда ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде.

Көрәш дөньясында Татарстанның иң танылган тренерларының берсе Илгизәр  Димеев вафат булган. Бу хакта безгә Әлмәт командасы тренеры Рузил Ганиев хәбәр итте дип яза "Шәһри Казан".  Шушы көннәрдә генә Илгизәр аганы хастаханәгә салган булганнар. 

Әлбәттә, бөтен гомерен көрәшне спорт төре буларак үстерергә, яшь спортчылар тәрбияләүгә багышлаган Илгизәр Димиевны көрәш җәмәгатьчелеге бик яхшы белә. Әлмәт районының Сөләй авылында туып-үскән Илгизәр ага Сабантуйларда күп тапкырлар призлы урыннар яулаган, милли көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән, Сабантуйларда хөкемдар булган, Көрәш федерациясенең җирле иҗтимагый хәрәкәтен җитәкләгән. Илгизәр Димиев – көрәш буенча Үзбәкстанның спорт мастеры, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, ТРның атказанган тренеры иде. Аны "аяклы энциклопедия" дип тә атап йөрттеләр, тыныч, акыллы, олпат булуына сокланып, үрнәк алып яшәделәр.

Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса