Әлмәт муниципаль районы башлыгы призына узган нәфис гимнастика турнирында 450 дән артык спортчы катнашты
Чара ел саен уздырыла.
26 февральдә «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында нәфис гимнастика буенча Әлмәт муниципаль районы Башлыгы призына V ачык турнир булды.
Чараның статусы елдан-ел арта, һәм анда спортчыларның саны арта бара. Бу юлы Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Сыктывкар шәһәреннән 450 дән артык спортчы теләк белдергән.
Ярышлар программасына 2018-2006 елгы спортчыларның чыгышлары кертелгән иде.
Компетентлы жюри спортчыларның төрле элементлардагы күнегүләренең чиста башкаруын бәяләде. Шулай ук грация, пластика һәм костюмнарның оригинальлеге исәпкә алынды.
️Ярышларны оештыручы һәм инициаторы-ТР көньяк-көнчыгышының нәфис гимнастика федерациясе, аны Виктория Миломаева җитәкли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа