Әлмәт боксчысы Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңү яулады
Ярышлар Түбән Камада узды.
Түбән Камада 2004-2005 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Әлмәттән «Девон-Юность» бокс клубында шөгыльләнүче Шимановский Даниил 51 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады.
Даниил тренерлар Р.Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа