Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр Татарстан республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады

Чараның максаты-муниципаль хезмәткәрләрне физик яктан камилләштерү, республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру.

 Бөгелмә шәһәренең чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе территориясендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.

Ярышлар шәхси-команда форматында узды, командада 4 кеше, 2 ир-ат, 2 хатын-кыз. Ир – атлар арасында дистанция-3 километр, хатын – кызлар арасында 1 километр. Дистанцияне теләсә нинди стиль белән узарга була иде.

Әлмәт районы командасын Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, ӘМР башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Әнүзәр Юнысов, ӘМР финанс – бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина, ӘМР икътисади анализ бүлегенең баш белгече Роза Хәсәнова тәкъдим иттеләр.

Җиңелүчеләр булмады, узышны төгәлләүчеләрне шатланып һәм соклану белән каршы алдылар. Әлмәт районы командасы югары нәтиҗә белән аерылып торды: шәхси зачетта 1нче урынны ӘМР башкарма комитеты эшләре идарәчесе Әнүзәр Юнысов яулады. 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса