Әлмәт боксчысы Чабаксарда 2 урынны яулады
Турнирда Россиянең 28 төбәгеннән 150 спортчы катнашты.
9-17 мартта Чабаксарда 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча «Россия профсоюзлары» беренчелеге үтте.
Әлмәттән «Девон-Юность» бокс клубында шөгыльләнүче Илдан Шәңгәрәев 46 кг авырлык категориясендә 2 урынны яулады.
Илдан тренерлар Р.Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа