Әлмәт көрәшчеләре Татарстанда иң яхшылар икәнлекләрен исбатлады!
Ярышларда 370 көрәшче катнашты.
Казанда 17-19 март көннәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан гамәлгә куелган республика турниры узды.
Әлмәт көрәшчеләре гомумкоманда зачетында беренче урынны яуладылар!
1 урын - Синякаев Рамил (80 кг)
1 урын - Сәлахов Радик (130 кг)
2 урын - Кәлимуллин Рафаэль (75 кг)
3 урын - Сәмигуллин Айрат (85 кг)
3 урын - Алтынбаев Айдар (100кг).
Шулай ук Ильяс Галимов исемендәге махсус премия белән көрәштә иң яхшы техника өчен Әлмәт спортчысы Рамил Синякаев бүләкләнде.
Рәмилә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа