Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә "Зур боулинг" фестивалендә 30 команда катнашты

Җиңүчеләргә акчалата сертификатлар, медальләр һәм кубоклар, шулай ук бүләкләр тапшырылды.

Әлмәттә шәһәр паркында «Зур боулинг» фестивале тәмамланды. Чарага меңләгән кунак килде, ә җиңү өчен 30 команда көч сынашты. Бу хакта «Әлмәт кышкы сезоннары» ВКонтакте төркемендә хәбәр иттеләр.

Фестивальдә катнашучылар үз командаларын тәкъдим иттеләр һәм үз көчләрен зур боулинг, ат чабышлары, гигадартс, торпедоларда сынадылар. «Ярат» кавер-төркеме вокалисткасы Венера Мөхәммәтханова чараның кунагы булды.

Җиңүчеләр 15 мең сум һәм 5 мең сумлык акчалата сертификатлар, медальләр һәм кубоклар, шулай ук чараның партнерларыннан һәм спонсорларыннан бүләкләр алдылар.

Фестиваль җиңүчеләре:

Гран-при-Әлмәт медицина көллиятенең «Медиклар» командасы;

- Креатив чыгыш — Азнакайның «Чатыр-батыр» командасы;


– Икенче урын-Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Бишмунча авыл мәдәният йортының "Әпипә" балалар фольклор коллективы командасы;

- Өченче урын-23нче «Сабый» балалар бакчасы командасы;

- Махсус номинация — "Весна" гаилә командасы.

Проектның генераль иганәчесе  "Татнефть" компаниясе.

 

 

 

Фото:  Әлмәт кышкы сезоннары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса