Әлмәт боксчылары Татарстан республикасы җыелма командасы составына керде
Турнирда республиканың иң көчле йөз спортчысы катнашты.
29 марттан 3 апрельгә кадәр Казанда 2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
«Девон-Юность» бокс клубында шөгыьләнүчеләр Татарстан җыелма командасы составына керде һәм алар Идел буе федераль округы беренчелегендә республика данын яклаячак.
- Газимагамедов Шамил-46 кг авырлык категориясендә 1 урын;
- Йосыпов Илназ-48 кг авырлык категориясендә 1 урын;
- Гудошников Егор-80 кг авырлык категориясендә 1 урын;
– Кучеров Кирилл-35 кг авырлык категориясендә 2 урын;
– Сәлахов Рамазан-40 кг авырлык категориясендә 3 урын;
– Шәйдуллин Реналь-54 кг авырлык категориясендә 3 урын;
- Логинов Глеб 57 кг авырлык категориясендә 3 урын алды.
Балалар тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Шулай ук 54 кг авырлык категориясендә Илья Винокуров, "Татнефть" спорт комплексы. Тренеры В.Одушко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа