Әлмәттә начар күрүчеләр арасында мини-футбол буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге узды
Футбол кырына Әлмәт, Кукмара, Саба, Азнакайдан 5 команда чыкты.
Әлмәттә мини-футбол, Сукырлар спорты буенча Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Кырга кечкенә спортчылар һәм Россия чемпионатларының элеккеге призерлары чыкты.
тагын да сорый», – дип сөйли Саба районының адаптив спорт буенча тренеры Рәшит Кәримов.
Әлмәттә начар күрүчеләр арасында ярышлар бишенче ел рәттән уза, катнашучылар составы үзгәрә. Бу юлы кырга Әлмәт, Кукмара, Саба, Азнакайдан 5 команда чыкты.
"Инвалидлар арасында ярышлар һәрвакыт популяр, сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар арасында кызыклы. Чемпионат статусы һәм ТР Беренчелеге Бөтенроссия ярышларына сайлап алу дигәнне аңлата",- дип ассызыклады Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте инструктор-методисты Ольга Федорова.
Җиңүче командаларның иң яхшы спортчылары Татарстан җыелма командасына эләгеп, зур бөтенроссия ярышларында катнаша ала. Шушы ук Чемпионатта сабалылар җиңү яулады. Икенче урында-Кукмара, өченчедә-Азнакай футболчылары. Республика беренчелегендә әлмәтлеләр җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа