Әлмәт спортчысы бокс буенча ачык турнирда алтын медаль яулады
14-17 июнь көннәрендә Октябрьский шәһәрендә Россия көненә багышланган бокс буенча ачык турнир булып узды.
Турнирда Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән 100 дән артык спортчы катнашты.
50 кг авырлык категориясендә Әлмәт спортчысы Роман Манукян иң яхшысы булды. Ул 3 ярышның барысында да җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа