Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә су-мотор спорты буенча ярышлар узды

Быел ярышларда 8 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә катнашты.

Әлмәттә аквабайк, фристайл, гидрофлайт классларында су-мотор спорты буенча Россия Кубогының 2 нче этабы узды. Ярышлар 22-24 июльдә шәһәр сусаклагычында узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 70ләп һәвәскәр һәм профессионал  катнашты.

Әлмәттә аквабайк буенча Россия Кубогы финалы 15 ел дәвамында үткәрелә. Быел анда 8 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр дә,  өлкәннәр дә катнашты.

"Спортчы күп кенә сыйфатларга ия булырга тиеш, беренче чиратта, физик яктан көчле, техника белән идарә итү күнекмәләренә ия булырга тиеш, чөнки биредә  җитди профессиональ дәрәҗәдә катнашу өчен күп аспектлар бар", –ди  ярышларның баш судьясы, су-мотор спорты буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Вячеслав Колотовкин.

Ярышларда Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь һәм Краснодар крайлары, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән спортчылар катнашты. Финал 28 августта Воткинскта узачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат  хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса