Әлмәттә «Әлмәт Ореn» бөтенроссия турниры узды
Анда илнең төбәкләреннән 300 гә якын спортчы катнашты.
Башта өч яшь төркемендә (13, 15 һәм 17 яшькә кадәр), шулай ук балалар турнирында (11 яшькә кадәр) юниорлар ярышларында медальләр уйнатылды. Аннары зурлар ярышты. Ирләр турнирында Россия бадминтоны лидеры Сергей Аспирантка тиңнәр булмады. Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Башкортстаннан Галина Мезенцева җиңде.
Ир-атлар арасында парлы разрядта Мәскәү өлкәсеннән Георгий Лебедев һәм Артур Печенкин җиңде. Татарстаннан Анастасия Редькина һәм Александра Семенова хатын-кызлар арасында парлы разряд чемпионы булды. Катнаш парлы разрядта да татарстанлылар-Павел Монич һәм Регина Галиәхмәтова беренчелекне яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа