ГТО сәламәтлекне ныгыта
Күпчелек вакытларын компьютерлар, смартфоннар, планшетлар артында утырып уздырган яшь буынның сәламәтлеге какшый.
Шуңа да иң беренче чиратта яшь буынны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы куелды. ГТО нормативларын тапшыру - әлеге эшнең бер юнәлеше. Бүген ГТО балаларның физик сә-ламәтлеген генә арттырып калмый, югары уку йортына керергә дә ярдәм итә. Нормативлар тапшырган абитуриентлар спорт белән дус булмаучылардан бер башка өстенрәк бит.
24 ноябрьдә калабызның 1 нче лицей-интернатында ГТО нормативларын тапшыруны үз эченә алган зур спорт бәйрәме булып узды. Әлеге чараны үткәрү инициативасын Әлмәт тестлау үзәге дә хуплап алды. Чара чын мәгънәсендә бик кызыклы һәм файдалы узды. Балалар чыдамлык, көч, сыгылмалылык һәм тизлек сыйфатларын сынау өчен төрле күнегүләрне ясадылар. Урыннан ераклыкка сикерү, йөгереп килеп сикерү, идәннән куллар белән этелү һәм башка шундый күнегүләрне башкару яшьләр өчен бик файдалы булды.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа