Әлмәт олимпия резервы спорт мәктәбендә грек-рим көрәше буенча шәһәр һәм район беренчелеге узды
Ярышларда 88 яшь спортчы катнашты.
15 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, олимпия резервы спорт мәктәбендә грек-рим көрәше буенча Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре беренчелеге узды. Анда 2011-2013 нче елгылар катнашты. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.
Ярышларда җиңү өчен спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 88 бала көрәште.
Ярышлар унөч авырлык категориясендә узды.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча яшь көрәшчеләрне тантаналы рәвештә 13 алтын, 12 көмеш һәм 19 бронза медаль белән бүләкләделәр. Спорт мәктәбе директоры Эдуард Гаджиев өлкән тренерлар белән бергә укучыларны бик яхшы чыгышлары белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа