Әлмәттә узган пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча ярышларда 81 яшьлек спортчы катнашты
Анда илнең 14 төбәгеннән 220 спортчы 11 спорт төрендә иң яхшысы булу өчен көрәште.
17 декабрьдә "Мирас" спорт комплексында пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча пауэрлифтинг милли ассоциациясенең "Вызов барса-5" Россия кубогы ярышлары узды.
Илнең 14 төбәгеннән 220 спортчы 11 спорт төрендә иң яхшысы булу өчен көрәште.
Команда беренчелеге нәтиҗәләре:
1 урын Әлмәт шәһәре
2 урын Яр Чаллы шәһәре
3 урын Башкортстан республикасы.
Бу ярышларда төрле яшьтәге спортчылар чыгыш ясады, иң кечкенәсенә-6 яшь, ә иң өлкән вәкиленә 81 яшь иде . Шулай ук мөмкинлекләре чикле спортчылар да катнашты, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа