Әлмәт көрәшчеләре яңа сезонга көч җыялар
Быел җыеннарда ТР Көньяк-Көнчыгыш шәһәрләреннән һәм авыл җирлекләреннән 48 спортсмен катнаша.
Ел саен август аенда "Ак бүре" Әлмәт көрәш федерациясе яңа сезон башланыр алдыннан спорт җыеннары уздырдыра. Быел җыеннарда ТР Көньяк-Көнчыгыш шәһәрләреннән һәм авыл җирлекләреннән 48 спортсмен катнаша. Катнашучыларның яше - 10-18 яшь.
Тренировкалар Азнакайда "Чатыр-тау Арена" спорткомплексында оештырыла. Җыеннар барышында балалар төрле спорт юнәлешләре буенча актив рәвештә шөгыльләнәләр, тренерларыннан файдалы киңәшләр алалар, физик формаларын ныгыталар.Тренировкалар ял итү программасы белән үрелеп бара.
Спорт җыеннарын югары дәрәҗәдә уздырырга "Татнефть" хәйрия фонды ярдәм итә. Нефтьчеләр спортны үстерүгә, көрәшне популярлаштыруга саллы өлеш кертәләр.
"Булдырылган мөмкинлекләр өчен нефтьчеләргә, иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар бик теләп шөгелләнәләр. Тренировкалар спорт залда да, ачык һавада да үткәрелә. Һәр иртә спорт күнегүләреннән башлана. Көн саен көрәш алымнарына өйрәтәбез. Шулай ук кросс уздырдык, акробатика дәресләре үткәрелә. Балалар белән тәҗрибәле чемпионнар шөгельләнә. Әлеге җыеннарда Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча быелгы дөнья чемпионы Ильнар Закиров безнең шәкертләргә мастер-класслар уздыра, алар белән тренировкалар үткәрә. Ильнарны җыеннарга махсус чакырдык, чөнки мондый зур уңышларга ирешкән спортчылар белән аралашу, тренировкаларга йөрү безнең егетләр өчен киләчәктә яңа үрләр яуларга яхшы стимул булып тора ",- дип сөйләде "Ак бүре" көрәш Федерациясе башкарма директоры Рузиль Ганиев.
Рәмилә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа