Әлмәттә елның иң музыкаль йөгерешендә табиб җиңде
Ярышларда илебезнең төрле шәһәрләреннән 1000нән артык кеше катнашты.
"Татнефть Әлмәт ярыммарафоны 2023" Әлмәтебездә узды. Ярышларда илебезнең төрле шәһәрләреннән 1000нән артык кеше катнашты.
Бәйрәмдә махсус кунаклар арасында Россиядә урам футбол хәрәкәтенә нигез салучылар Жан-Пьер-Папен (Денис Попков) һәм Bizex (Иван Сапрыкин) катнашты.
Ярыммарафонда катнашучыларны 3, 10, 21,1 км дистанция һәм 75 музыкаль ярдәм ноктасы көтә иде. Җанатарларның активлыгы аркасында спортчылар дистанцияне искиткеч тизлек белән үттеләр.
10 км дистанциядә җиңүчеләр: Игорь Головкин 00:33:13, Камилә Шәмсетдинова 00:38:21.
21,1 км дистанциядә җиңүчеләр арасында: Роман Евграфов 01:15:24, Альбина Бәдертдинова 01:35: 50
Альбина Бәдертдинованың Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 1 нче поликлиникасында табиб-терапевт булуын билгеләп үтәсе килә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа