Әлмәт укучысы республика җыелма командасы составында илкүләм ГТО фестивалендә катнаша
Россиядән барлыгы 64 команда катнаша.
Татарстан Республикасы җыелма командасы "Артек" халыкара балалар лагерына мәктәп укучылары арасында ГТОның 8 нче фестивале финалында катнашырга китте. Команда әгъзаларының берсе-Әлмәт муниципаль районының 25 нче мәктәбеннән Риянов Рөстәм. Ул профессиональ чаңгычы, шулай ук шәһәр ярышларында һәм фестивальләрендә бик актив катнашучы, ГТО республика кышкы фестивалендә район өчен чыгыш ясый. Өч атна дәвамында лагерьда ярышлар белән беррәттән күңел ачу чаралары да уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа