Андрей Каргинов экипажы - «Дакар-2020» ралли-рейды ҖИҢҮЧЕСЕ
Бүген «Дакар-2020» ралли-рейд узышлары төгәлләнде.
Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы ралли-рейд «Дакар»да җиңүче булды, дип хәбәр итә https://tatar-inform.tatar
Команда 12 этапны 46 сәгать 33 минут һәм 36 секундта үтәп чыкты.
Гомуми зачетта икенче урынны тагын бер «КАМАЗ-Мастер» вәкиле Антон Шибалов экипажы яулап алды. Ул Каргиновтан бары тик 42 минут һәм 26 секундка калышкан.
Өченче урынга Белорусиядән Сергей Вязович экипажы лаек булган. Ул лидерлардан 2 сәгать 4 минут һәм 42 секундка артта калган.
«КАМАЗ-Мастер» командасының җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар-2020” ралли-редындагы җиңүне ТАССРның 100 еллыгына багышлаган.
Узышта катнашкан һәр машинаның алгы панелендә ТАССРның 100 еллыгы логотибы урнаштырылган иде.
Фото: kamazmaster.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа