Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләренең яңа җиңүләре

Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының җыелма командасы  гомумкоманда зачетында  беренче урынга ия булды. Турнир кысаларында шулай ук 2001-2002  елгы яшүсмерләр арасында республика ярышлары узды.  Әлеге ярышларда  Әлмәт командасы икенче урынга ия булды.

Ике ярыш нәтиҗәләре буенча  Әлмәт спортчылары үз категорияләрендә берничә бүләккә ия булдылар.

Беренче урынны  75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Искәндәр Гарифҗанов һәм  85 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рәсим Шириев алды. Өченче урынга  65 килограммга кадәр авырлык категориясендә Данил Зөбәеров һәм 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә Дамир Саматов  ия булды.

Шулай ук 60  килограммга кадәр авырлык категориясендә  Дмитрий Гайниев һәм 75 килограмга кадәр авырлык категориясендә  Марат Кәримов та бронза призеры булдылар.  Икенче урында 90 килограммга кадәр  авырлык категориясендә  Айрат Сәмигуллин җиңүче булды.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса