Әлмәт көрәшчеләре сынатмады
31 гыйнвардан алып 2 февральгә кадәр Тәтештә 18 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
Бу ярышларда Татарстан Республикасыннан 180 спортчы катнашты. Биредә Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 10 егет һәм 10 кыз шәһәр данын яклады.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар 3 көмеш һәм 5 бронза медаль яулады.
Икенче урынга 46 кг авырлык категориясендә Лиана Галиева, 69 кг авырлык категориясендә Ольга Еланская һәм 110 кг авырлык категориясендә Азат Артыков лаек дип табылды.
Ә өченче урынны 49 кг авырлык категориясендә Динара Габрахманова, 49 кг авырлык категориясендә Юлия Толстова, 57 кг авырлык категориясендә Дарина Сабитова һәм 67 кг авырлык категориясендә Ксения Цурунова алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа