“Нефтяник”ның “коры” җиңүе
23 декабрь көнне әлмәтлеләр Ижевск шәһәренең “Ижсталь” командасы белән уйнады.
Уенны әлмәтлеләр башлап җибәрә. Станислав Альшевский абыйсы Ярослав тапшырган алкадан файдаланып, “Ижсталь” капкасына гол керте. Тагын берничә минуттан Янсонс һәм Каменев башлаган атаканы Сорокин тәмамлады. Хуго Янсонс икенче ассистент баллын туплады.
Тәнәфестән соң исә Хуго үзе гол кертүгә ирешә. Ижевск шәһәренә килгән җанатарлар бәхетенә Ленар Мансуров “Ижсталь” капкачысын бишенче тапкыр капитуляцияләнергә мәҗбүр итә.
Икенче тәнәфестән соң безнең команданың капкачысы Роман Смирягинны Андрей Филоненко алыштырды. Ике капкачы да көндәшләргә бер гол да керттермәде. Җиңү ноктасын бу уенда Ярослав Альшевский куйды.
Фото: Ильнар Тухбатов/ИА Татар - информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа