Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстанлыларны спорт объектлары эшчәнлеген яңарту турында фикер алышырга чакыралар

Онлайн-чара 23 июльдә узачак.

ТР халкын "Covid-19 шартларында спорт объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм эшчәнлекне яңарту турында" онлайн-семинарда катнашырга чакыралар. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итә.

Чара үз максаты итеп спорт объектларының иминлеген тәэмин итү, аларның хуҗаларының һәм спорт чараларын оештыручыларның таләпләрен, чыгымнарын тикшерүне куя.

Онлайн-семинар бурычлары:  

1. Физик культура һәм спорт өлкәсендә чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча Россия Спорт министрлыгы һәм Роспотребнадзор рекомендацияләрен үтәүне тәэмин итәргә.

2. Рәсми спорт чаралары вакытында җәмәгать тәртибе, җәмәгать куркынычсызлыгы һәм спорт объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы өлешендә таләпләрнең үтәлешен бәяләү. Кирәк булса, аларны яхшырту ысулларын әзерләргә.

3. "Саклау, куркынычсызлык, террорчылыкка каршы яклау тәэмин итү ысулларын, һәм коронавирус таралуына каршы профилактика, шул исәптән термоконтрольне тәэмин итү, битлек режимын саклау, социаль дистанцияне үтәү, килүчеләрнең туплануын булдырмау, шул исәптән яңа биометрик технологияләр, видеоаналитика, интеграция һәм бурычларны берләштерү юлы белән билгеләү", - диелә хәбәрдә.

Семинарда каралачак төп мәсьәләләр: 

* Спортчыларның, оештыручыларның һәм җанатарларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге, эпидемиягә каршы чараларны үтәү, шулай ук җәмәгать тәртибен, куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы якланганлыкны саклау.

* Штаблар эшен оештыру, кызыксынган барлык органнар һәм оешмаларның уртак эшен оештыру.  

* Covid-19 профилактикасы шартларында спорт чараларын оештыручыларның һәм спорт корылмалары хуҗаларының таләпләрен, процедураларын һәм чыгымнарын структуралаштыру.

Чарада спорт инфраструктурасы объектлары, спорт федерацияләре һәм төрле спорт төрләре лигалары, спорт клублары һәм оешмалары, физкультура һәм спорт өлкәсендә идарә органнары җитәкчеләре, эчке эшләр министрлыгы һәм РФ ФИХ, Росгвардия һәм Роспотребнадзор вәкилләре катнашуы планлаштырыла.

Семинар-практикум  23 июльдә 11.00 сәгатьтә узачак. Ул якынча 2-2,5 сәгать дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса