Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Илкүләм проектлар ярдәмендә Татарстанда шартлар яхшыра

 Узган елда Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектын гамәлгә ашыруда катнашты.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар зур булды. Татарстандагы 31 хасханәдә балаларны кабул итү, аларга медицина ярдәме күрсәтү өчен уңай шартлар тудырылганын хәбәр итә республика территориясендә илкүләм проектлар үтәлешен  күзәтеп торучы ТР Икътисад министрлыгы.

2020 елда Татарстанда яңа 7 фельдшер-акушерлык пункты  төзелеп, кулланылышка тапшырылган һәм башкалада балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелә башлаган.

Төзелеш эшләре Татарстанның шәһәр һәм районнарында да барган.  51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелгән, 268 километрдан артык юллар тәртипкә китерелгән.

Республикада экологияне яхшырту өчен дә эшлиләр. Унике чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализацияләре төзелгән һәм төзекләндерелгән. Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләр рекультивацияләнгән. Прости авылы һәм Минзәлә шәһәре янындагы законсыз чүплекләрне юкка чыгару эше башланган.

Республика илкүләм проектларда катнашуны дәвам итәчәк. Быел әлеге максатларга 21 миллиард сумнан артык акча тотылачак. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса