Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Психиатр яшүсмерләрдә психологик проблемалар турында сөйләде

Татуировка, пирсинг ясату һәм үз тәнен бозу — яшүсмерләрдә психологик проблеманың беренче билгесе булып тора. Бу очракта ата-аналарга баланы психологка алып баруны кичектерергә ярамый.

Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университеты психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдүкова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башлануын әйткән.

«Психиатр өчен беренче сигналларны күрү өчен шул җитә. Мисал өчен, совет заманында армиягә алыр алдыннан татуировкасы булган егетләр куркыныч янаган төркемгә кертелде. Психиатр белән консультация үткәрелә иде», — ди ул.

 

Ата-анага бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләрдә урнаштырырга һәм аның аралашу даирәсенә игътибар итәргә кирәк. Еш кына төрле «модалы» куркыныч мавыгулар нәкъ менә шуннан башлана, ди табиб.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса