Ольга Павлова: “Без кешеләр түләүләрен уңайлы һәм тиз арада башкарсын өчен бюрократик киртәләрне җиңәргә телибез”
Ольга Павлова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, җиңел атлетика буенча педагог һәм тренер, алдан тавыш бирүдә катнашырга әзер булуын белдереп, документларын тапшырды.
Ул, кандидат буларак, аның төп бурычы – гражданнарның идеяләрен һәм тәкъдимнәрен закон чыгару инициативаларына әйләндерүгә ярдәм итү, дип билгеләп үтте. Ольга Павлова социаль казначылыкның эшләнелә торган проекты түләүләр системасында бюрократияне җиңәргә ярдәм итәчәк, дип сөйләде.
«Тәҗрибәле депутат буларак, мин халык инициативаларының законнар белән эшләвендә һәм халыкка файда китерсен өчен нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлыйм. Яңа эш юнәлешләренең берсе-социаль казначылыкны булдыру һәм үстерү. Бу платформада гражданнар үзләренең барлык социаль түләүләрен бер тәрәзә режимында, документлар тапшырмыйча гына ала алалар. Без кешеләр түләүләрен уңайлы һәм тиз арада башкарсын өчен бюрократик киртәләрне җиңәргә телибез», – дип сөйләде Ольга Павлова.
Дәүләт Думасы депутаты сүзләренә караганда, бүген безнең ил актуаль закон проектлары һәм гамәлдәге яңа законнар белән пандемиядән чыга. Дистанцион эш турында закон кабул ителде, ул читтән торып эшләүче хезмәткәрләрнең хокукларын регламентлый һәм яклый; мәшгульлек турында закон буенча фикер алышулар бара.
Алдан тавыш бирү барышында татарстанлылар Дәүләт Думасына көзге сайлауларда катнашачак кандидатлар сайлаячак. Алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр узачак – татарстанлыларның онлайн-формада да, исәп участокларында да тавыш бирү мөмкинлеге булачак.
Партия алдан тавыш бирүне ачык модель буенча үткәрәчәк-анда ил территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар да катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа